«Верьте в себя, стремитесь вперёд!»

Добрый день! Сегодня ответы на вопросы о своей кавер-деятельности дал нам студент музыкального факультета, Инсаф Халиуллин.

 — Син ничек каверлар яздыра башларга уйладың? (Как ты решился начать записывать каверы?)

— 2016 нчы елда мин гитарада уйнарга өйрәнә башладым! Шул вакытта мин гитарада уйнап, җырлаганымны видеога төшердем дә инстаграм битемә куйдым. Шуннан соң яза башладылар: шул җырны уйный аласыңмы, монсын уйный аласыңмы дип! Мин әлбәттә инде БИК теләп шушы җырларны да әкренләп өйрәндем, гитарада да әз генә остарак уйный башладым) Шул вакыттан соң мин һәр ошаган, яраткан җырларыма каверлар төшерә башладым, шуннан башланып китте инде! 

(В 2016 году я научился играть на гитаре. В это время я записал на видео свой первый кавер и выложил к себе на страницу в инстаграмм. После этого мне начали писать с просьбами исполнить ту или иную песню. Я, кончено же, с большой радостью учил и записывал эти песни, так я ещё и набирался опыта игре на гитаре. Сейчас я записываю каверы на все понравившиеся мне песни. Вот так все и началось!)

 — Синең инстаграмм профилеңдә үзең язган җырлар да бар. Кайдан илһам аласың? ( В твоём инстаграмм профиле можно встретить песни собственного сочинения. Где находишь вдохновение?)

— Җырлар язу төрле көнне төрлечә бирелә, илһам килгән көнне генә. Менә шул илһамны мин бик куп уйлап йөргәч кенә, әйләнә тирәне күзәткәч, тормышның үзенчәлекләрен уйлап йөргәч бик тиз табам) Була, эшсезлектән тилмереп утырган көнне, башка төрле рифмалар килә, көйләр туа, һәм шул вакытта онытмас өчен язып куярга тырышам!

(Песни пишутся только тогда, когда приходит вдохновение. Вот этот самый момент я нахожу быстро, когда начинаю наблюдать за окружающим меня миром, обдумывать особенности всего происходящего. Бывают дни, когда нечего делать, и в голову приходят разные рифмовки, мелодии. Все, что я придумываю, стараюсь быстро записать, чтобы не забыть.)

 — Каверларыңны оригинал белән чагыштырганда сиңа кыен түгелме? ( Тебе не тяжело, когда сравнивают оригинал песни с твоим кавером?)

— Оригинал белән әллә ни чагыштырганнары юк, шуңа күрә дә кавер дип атала бит инде. Кеше ничек ишетә, ничек тели, шулай башкара җырны)

(С оригиналом особо не сравнивают, ведь на то это и кавер. Любой кавер-исполнитель записывает песни так, как слышит и хочет)

 — Җырлауларын кешегә күрсәтергә курыккан яшь җырчыларга нәрсә тәкъдим итәр идең? (Что можешь посоветовать начинающим исполнителям, у которых имеется страх перед публикой?)

Яшь башкаручыларга, җырчыларга шуны теләр идем: үз үзеңә ышанырга, алга омтылырга һәм дә инде критиканы дөрес аңларга! Бөтен җирдә дә критика бар, һәр кешенең үз фикере, шуна курә, критика белдерсәләр дә, башынңы түбән имәскә кирәк.

(Молодым исполнителям, певцам я бы хотел сказать следующее: верьте в себя, стремитесь вперёд и правильно воспринимайте критику! Критика есть всегда и везде, у каждого человека своё мнение. Даже если кто-то не по праву оценил ваше творчество, никогда не опускайте свои руки.)

 

Студентка 2 курса ФКиТ , Лилия Нуриахметова.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *